Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре районның янгын бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрнең торак урыннарын карап чыктылар.
Ведомствоара чараларның төп максаты – гаиләләрнең яшәү шартларын контрольдә тотуны тәэмин итү һәм көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрү. Шулай ук сәфәрләр кысаларында элек билгеләнгән автоном янгынга каршы хәбәрчеләрнең эшкә яраклылыгын планлы тикшерү үткәрелә. Ведомствоара төркемгә керүче янгынга каршы хезмәт хезмәткәре янгынга каршы датчикларны эксплуатацияләү буенча инструктаж үткәрә. Гражданнарга «Өйдә һәм урамда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре», «Өйне янгыннан саклагыз!» буклетлары бирелә.