Авыр тормыш хәлендә булган балаларга ярдәм итү фондының «Әти-әни булу бәхете» социаль проектын тормышка ашыру кысаларында 23 декабрь көнне Усад урта мәктәбендә «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы яшүсмерләр белән берничә тренинг үткәрде. Чарада 43 балигъ булмаган бала катнашты.
Дәрестә яшүсмерләр кеше өчен эмоцияләр роле турында фикер алыштылар, эмоцияләрнең төрләре һәм аларның куркынычсыз чагылышы ысуллары турында белделәр. Балалар үз хис-тойгылары белән идарә итүнең сәламәтлек, яхшы кәеф һәм кешеләр белән нәтиҗәле мөнәсәбәтләр саклауда мөһим шарт булуын аңладылар. Дәреснең практик өлешендә катнашучылар эмоцияләр гимнастикасын башкардылар.
«Аралаша белү» дәресендә яшүсмерләр аралашу кешесе билгеләре белән таныштылар, позитив аралашу нигезләрен өйрәнделәр.
Чаралар яшүсмерләрдә үз-үзләрен җайга салу дәрәҗәсен һәм стресска каршы торучанлыкны арттыруга ярдәм итте.