Алабугада урнашкан "Яңа йорт" приютында тәрбияләнүчеләргә әкияти дәрес бирделәр

2013 елның 26 марты, сишәмбе

Алабугада урнашкан "Яңа йорт" приютында тәрбияләнүчеләр өчен Рус-татар мәдәнияте декадасы кысаларында күңелле  чаралар уздырылды. Максаты: рус һәм татар халкының мәдәни асылташлары белән якыннан танышу.

Бу көнне балалар нәкъ менә рус-татар әдәбиятының йөзек кашлары булган ике бөек шагыйрь - Г.Тукай һәм А.Пушкинның "Шүрәле", "Алтын балык" әкиятләрен тыңладылар. 

Приют педагоглары балаларга бу әкиятләрнең яхшы, юмарт, акыллы, инсафлы булырга өндәүләрен әйтеп китте. Әлеге әкияти чара балалар күңеленә бик хуш килде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International