“Гаилә” үзәгендә нарасыйларыннан баш тартучы аналар проблемасы хакында фикер алышачаклар

2013 елның 26 марты, сишәмбе
28 март көнне “Гаилә” гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү мәгълүмати-методик үзәгендә семинар узачак. Темасы: бала табу учреждениеләрендә аналарның балаларынан баш тарту очракларын кисәтү.
Семинар кысаларында баласын кабул итмәүче  хатын-кызның социаль портретын гәүдәләндерү, әлеге хатын-кызлар белән психогологик эш алымнары хакында сөйләшәчәкләр. Авыр тормыш шартлары белән күзгә-күз очрашкан әниләр өчен кризис үзәге булдыру хакында да сүз булачак. Бу хакта тулырак итеп “Җавап” автоном коммерцияле булмаган үзәк директоры сөйләр дип көтелә.
Үзәк психологлары исә бәбиләреннән баш тартырга җыенучы хатын-кызлар белән дөрес, нәтиҗәле әңгәмә уздыру серләре белән бүлешәчәкләр.
Семинарга республиканың күп кенә министрлык һәм ведомстволар вәкилләре, шул исәптән ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау   министрлыгыннан булган белгечләр дә  чакырулы. 
Чара сәгать 10.00 да башлана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International