Ел саен социаль хезмәтләр алучы балалар өчен Менделеевск шәһәренең «Өмет яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре Кыш Бабай остаханәләре эшен оештыралар. Анда балалар әкияти һәм кабатланмас иҗат дөньясы тудыралар, үзләренең туганнарын Яңа ел сюрпризлары белән сөендерәләр.
Шушы көннәрдә «Иҗади остаханә» программасы кысаларында Яңа ел уенчыгы ясау буенча төркемле дәрес үткәрелде. Оригами техникасында балалар фонарь-йөрәк ясадылар. Эшләнмәләр бик матур, пөхтә килеп чыкты. Алар белән чыршы, бүлмәне бизәргә була, шулай ук аларны якыннарыңа бүләк итәргә мөмкин. Бизәкләрнең берсе үз хуҗасын тапты инде – балалар Яңа ел уенчыгын халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәренә бүләк иттеләр.