Яр Чаллының “Асылташ” балигъ булмаган балалар өчен тернәкләндерү үзәге тәрбияләнүчеләре самбо көрәше буенча ачык Бөтенроссия турнирында катнаштылар. Бу спорт ярышында Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының шәһәрләре һәм районнарыннан 7 яшьтән 17 яшькәчә балалар һәм яшүсмерләр көч сынашты.
Шунысын әйтеп үтәргә кирәк, “Асылташ” үзәгендә күп еллар дәвамында педагог-профессионал Владимир Тимофеев җитәкчелегендә “Самбо” спорт секциясе эшләп килә. Балалар әлеге спорт төре белән зур теләк белән шөгыльләнә. Самбо ихтыяр көче, чыдамлылыкны үстерә, сәламәт яшәү рәвешенә игътибар тәрбияли, спорт потенциалын һәм рухи-әхлак байлыгын арттыра.
Социаль-реабилитация үзәгендә тәрбияләнүче балалар өчен самбо ярышлары мәгънәле, кызыклы һәм җаваплы вакыйга булды. Спорт дәресләрендә узган физик күнекмәләр һәм теоретик дәресләр уңай нәтиҗә бирде. Шулай итеп, үзәктә тәрбияләнүче, әлеге спорт төрендә үзен күптән түгел сыный башлаган “самбочы” Илья Әхтәмов бөтенроссия күләмендәге ярышларда лаеклы чыгыш ясады. 23 килограммлы авырлык категориясендә яшь спортчы дәрәҗәле 3 урынны яулады. Авыр турнирда ирешкән уңышлары өчен Ильяга мактау кәгазе һәм кыйммәтле бүләк тапшырдылар.