Совет районының социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре тәрбияләнүчеләрен челтәр үрү технологиясенә өйрәтте

2013 елның 25 марты, дүшәмбе

Совет районының социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре биредә тәрбияләнүчеләр өчен “Ялгызлыкка каршы профилактик чаралар һәм аны җиңү” дигән темага әңгәмә үткәрделәр. “Илһам” клубы утырышы гаилә белән уку өчен каралган китапханәдә узды.

Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хәзмәткәрләре клубның яңа катнашучыларын челтәр үрү тарихы һәм технологиясе белән таныштырды, аны җитештерү өчен кирәкле материал һәм җиһазлар турында сөйләде.

Чара ахырында клуб әгъзалары үз куллары белән эшләнелгән әйберләрне күрсәтте. Оештыручылар хатын-кызлар иҗатның бу төрен үзләштерүгә  дәрт һәм кызыксыну белән тотынды, дип билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International