Яр Чаллының “Ышаныч” социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә “Ханым-солтаным”ны сайладылар

2013 елның 22 марты, җомга
Яр Чаллының “Ышаныч” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә “Ханым-солтаным” дигән татарча конкурс-күңел ачу программасы булып узды. Әлеге чарада гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге карамагында торган күп балалы әниләр катнашты.
Хатын-кызлар «Таныш булыйк», «Ак алъяпкыч биллэрдэ», «Эбием сандыгы» һәм «Жырлыйбыз да, биибез дэ» кебек ярышларда катнаштылар.
Бәйрәмгә килгән кунаклар конкурста катнашучыларның яхшы әни һәм уңган хуҗабикә генә түгел, ә бәлки бик булган артистлар, талантлы шәхесләр икәнлегенә дә  инандылар.
Бәйгедә чыгыш ясаучы әниләрне туганнары һәм дуслары хуплап торды. Кунаклар өчен аукцион-конкурс та оештырылган иде.
Чарада катнашучы ханымнарга мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Кичәнең солтаны булып биш бала анасы Рәзинә Гайнетдинова танылды.
Оештыручылар сүзләренә караганда, бәйгедә катнашкан һәркем бу кичәдән бары уңай тәэсирләр генә алып кайтып китте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International