Менделеевскиның “Өмет яры” социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә гриппка каршы профилактик чаралар уздыралар

2013 елның 21 марты, пәнҗешәмбе
Менделеевскның “Өмет яры” комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә “Сак булыгыз: Грипп!” дигән тематик әңгәмә булып узды. Чара өйгә килеп хезмәт күрсәтү бүлегененең медицина хезмәткәрләре тарафыннан оештырылды. Әңгәмә бүлектә теркәлгән өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидларга юнәлтелгән иде.
         Үзәк хезмәткәрләре сөйләшү барышында грипптан саклану юллары, беренче билгеләре һәм үздәвалануның нәтиҗәләре турында сөйләделәр. Өлкән буын, үз чиратында, грипптан саклануның халык рецептлары һәм серләре белән уртаклашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International