Бөгелмәнең “Яңарыш” үзәгендә агротерапия ярдәмендә дәвалыйлар

2013 елның 21 марты, пәнҗешәмбе
Бөгелмәнең “Яңарыш” физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре балаларны үрентеләр үстерү техникасы белән таныштыруга багышланган чара уздырды.
Чарага әзерләнү процессында яшүсмерләр күзәтергә, чагыштырырга, табигатьтәге сезонлы үзгәрешләр табарга өйрәнделәр.
Балалар тәрбиячеләр белән бергә барлык кирәкле әсбапларны хәзерләп, хезмәтнең тәмен  гамәлдә тойдылар. Алар петрушка, суган, укроп утыртырга өйрәнде. Шулай ук кашкарый, петунья кебек чәчәк орлыкларын утырту да күңелләренә хуш килде.
Белгечләр әйтүенчә, үзәк карамагындагы балаларга дәресләр ошаган һәм чәчәк, “витаминнар” үстерү белән яшүсмерләр өйләрендә дә шөгыльләнергә дигән нәтиҗәгә килгәннәр.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International