Моношәһәрләрдә эшсезләр саны кимеде

2013 елның 20 марты, чәршәмбе

         Казанда узган хисап атнасы барышында  теркәлгән эшсезләр саны 120 кешегә кимеп, 5300 не тәшкил итә.

         Эшсезләр саны Бөгелмәдә 40ка, Түбән Камада 24кә, Норлатта 20гә кимегән. Ягъни 517, 1919, 339 кеше эш белән тәэмин итү үзәкләренә исәпкә баскан.

         Шулай да эшсезлек арту буенча алдынгылык Әлмәттә. Биредә узган хисап атнасында эшсезләр саны 60 кешегә арткан һәм бүген Әлмәттә 1673 эшсез кеше яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International