Республикада 24286 кеше эшсез дип теркәлгән

2013 елның 20 марты, чәршәмбе

14 нче марттан алып 20 мартка кадәр эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 950 кеше теркәлгән. Шуларның 448се хезмәт вазыйфаларын үз теләкләре белән калдырып киткән. 82 кеше  исә оешма таралу яки штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.

Татарстанда 24286 кеше эшсез дип теркәлгән.

Шул ук вакытта,  эш бирүчеләр тарафыннан эш белән тәэмин итү үзәкләрендә теркәлгән хезмәткәрләргә булган ихтыяҗ 35593 вакансия белән билгеләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International