Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе узган атнада 1,19% булса, бүген ул 1,18% тәшкил итә.
Узган атна белән чагыштырганда республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләрендә теркәлгән кешеләр саны 208гә кимеде. 20 мартка 24286 кеше эшсез дип белгеләнгән.
Шуны әйтергә кирәк, тулаем алганда эшсезләр саны алай зур түгел – 2 миллион 50 меңнән артык икътисади яктан актив халыкка 24 меңнән артыграк эшсез халык туры килә.