Түбән Камада инвалид балаларны тәрбияләүче әниләрне балет труппасы йолдызлары чыгышына дәштеләр

2013 елның 19 марты, сишәмбе
Түбән Каманың “Веста” үзәге белгечләре “Без бергә” дип исемләнүче клуб әгъзалары булган, инвалид балалар тәрбияләүче әниләрне “Аккош күле” балетына алып бардылар.
Тамашачыларны артистларның чыгышы гына түгел, сәхнә бизәлеше, музыка, костюмнар да таң калдырды. “Веста” үзәге белгечләре сүзләренә караганда, мөмкинлекләре чикле балаларны тәрбия кылучы  аналар өчен мондый чараларга йөрү бик кирәк. Биредә алар авыр тойгылардан арына, матур хисләр алмаша алалар.
Клуб әгъзалары исә, үз чиратларында, тамашага бушлай билетлар биргәне өчен Халык иҗаты сарае директоры Фәиз Әхмәдишинга зур рәхмәтләрен белдерәләр.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International