Бөгелмәнең эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре һөнәри юнәлеш бирүче чара уздырдылар

2013 елның 19 марты, сишәмбе

Кичә Бөгелмә эш белән тәэмин итү үзәгенең күчмә офисы тарафыннан һөнәри юнәлеш бирүче чара уздырылды. Ул 1 нче номерлы Карабаш урта мәктәбендә үтте. Чарада 9 сыйныф укучылары катнашты.

Һөнәри юнәлеш бирү эше барышында хезмәт базары, популяр белгечлекләр хакында сүз булды. Ничек дөрес итеп һөнәр сайларга дигән сорау да җавапсыз калмады. Белгечләр бу көнне чыгарылыш сыйныф укучыларына тулы мәгълүмат биреп, 8 нче сыйныфта да белешмәләр дәресе үткәрделәр.

9 сыйныф укучыларына килгәндә исә, Бөгелмә эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре аларның һәрберсе белән аерым-аерым әңгәмә корды.

Барлык балаларга һөнәрләр хакында белешмә материаллар да таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International