«Астра» тернәкләндерү үзәгендә йорт хайваннарына мәхәббәт тәрбиялиләр

2020 елның 1 декабре, сишәмбе

Кичә, Бөтендөнья йорт хайваннары көнендә, Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тематик мәгълүмат дәресе узды.

Дәрес барышында балалар хайваннар дөньясы турында белемнәрен киңәйттеләр, викторина сорауларына актив җавап бирделәр, табышмаклар чиштеләр, йорт хайваннары турында халык сынамышларын һәм әйтемнәрне искә төшерделәр. Шулай ук балалар бик теләп үзләренең яраткан хайваннары турында сөйләделәр.

«Үзебез ияләштергән җәнлекләр өчен без җаваплы» презентациясен караганнан соң балалар хайваннарны уенчык кебек ташларга ярамаганлыкны аңладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International