«Астра» тернәкләндерү үзәгендә спорт-күңел ачу чарасы уздырдылар

2020 елның 30 ноябре, дүшәмбе

27 ноябрь көнне Алабуга муниципаль районындагы «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә балалар һәм ата-аналар өчен «Минем күңелле яңгыравык туп» дигән спорт-күңел ачу чарасы узды. Ул балаларны сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итүгә, физик культура белән кызыксынуны арттыруга, коллективлык, дустанә мөнәсәбәтләр һәм үзара ярдәм хисен тәрбияләүгә юнәлдерелгән иде.

Балалар бик теләп һәм энтузиазм белән туп белән төрле эстафеталарда катнаштылар, үзләрен көчле, җитез итеп күрсәттеләр. Катнашучылар шулай ук эстафеталар арасында сорауларга җавап бирделәр һәм спорт темасына табышмаклар чиштеләр. Балалар һәм ата-аналар күтәренке кәеф алдылар һәм эстафета, туп белән уеннардан бик канәгать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International