Кукмараның мәшгульлек үзәгендә һөнәри юнәлеш бирүче чара узды

2013 елның 18 марты, дүшәмбе
Бу көннәрдә Кукмараның халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә “Профессия сайлау алгоритмы” дип исемләнгән һөнәри юнәлеш бирүче чара булып үтте.
Бу дәрестә Казанның социаль-эшлекле “Бинк” клубы белгечләре катнашканын билгеләп үтәргә кирәк.
Өлкән сыйныф укучылары белән сөйләшү барышында  һөнәри үсеш һәм киләчәктә тотрыклы керемне гарантияләгән кәсепне дөрес сайлау шартлары хакында фикер алыштылар.
Яшүсмерләр “Кәсепне бел” дигән һөнәри юнәлешле уенда зур кызыксыну белән катнаштылар. Алар киң таралган һәм сирәк профессияләр исемлеге белән таныштылар. “Хезмәт һәм эш белән тәэмин итү базары” темасындагы мини-лекция балаларга һөнәр сайлауга бик җитди карарга кирәк икәнлекне төшендерде.
Чара өлкән сыйныф укучыларына тест үткәрү белән тәмамланды. Нәтиҗәдә, һөнәри белешмә бирүче белгеч һәр балага аңа яраклы һөнәр турында мәгълүмат җиткерде.
Әлеге чарада барлыгы 113 яшүсмер катнашты.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International