«Ялкын» приютында балаларны уңышлы адаптацияләү өчен психотерапевтик әкиятләр кулланыла

2020 елның 26 ноябре, пәнҗешәмбе

Бөгелмәнең «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында педагоглар балалар белән коррекция дәресләре үткәрәләр. Шул ук вакытта әкият терапиясе алымнары да актив кулланыла. Балалар белән эшләү тәҗрибәсе күрсәткәнчә, әкиятләр балаларның үз-үзләрен тотышында булган кыенлыкларны җиңеп чыгарга ярдәм итә.

Шушы көннәрдә тәрбияче Элеонора Фәтхуллина О. В. Хухлаеваның «Кечкенә песи баласы» исемле коррекция әкиятен сәхнәләштерү оештырды. Әлеге әсәр яшьтәшләре белән аралашу һәм ялгызлык хисе авырлыкларын җиңүгә юнәлдерелгән. Сәхнәләштерү вакытында балалар яшьтәшләре белән яңа мөнәсәбәтләр кордылар, үз әһәмиятләрен аңларга өйрәнделәр.

«Әтәчкәй» әкиятен балалар тәрбияче Лилия Сафина җитәкчелегендә сәхнәләштерде. Педагог балаларны сөйләмдә геройларны характерлый торган эпитетлар кулланырга, театральләштерелгән эшчәнлеккә уңай мөнәсәбәтне сакларга өйрәтте.

«Портфель җыябыз» дигән коррекция әкиятен сәхнәләштергән вакытта балалар тәрбияче Элеонора Фәтхуллина җитәкчелегендә мәктәп кирәк-яраклары турында белемнәрен ныгыттылар.

Чараларда 4 яшьтән 16 яшькә кадәрге 30 балигъ булмаган бала катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International