24 ноябрь көнне Бөгелмә «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Безне кем дәвалый?» дигән чара узды. Чара балаларны табиб һөнәре белән таныштыруга, танып-белү кызыксынуын, сөйләмне, игътибарны үстерүгә һәм табиб хезмәтенә ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән иде.
Дәрес барышында балалар медицина хезмәткәренең нинди инструментлардан файдалануын, табибларның нинди булуын белделәр. Шулай ук балалар өчен табиб кабинетына һәм процедура бүлмәсенә экскурсия оештырылды.
Һөнәрләр турында дәресләр балаларда зур кызыксыну уята, күзаллауларын киңәйтә һәм киләчәктә аларның үзбилгеләнешенә ярдәм итә.