Эшеннән иң күп азат ителүчеләр эшкәртүче җитештерү өлкәсендә

2013 елның 13 марты, чәршәмбе

        7 нче марттан алып 13 нче мартка кадәр эшкәртүче  иң күп эшеннән чыгарылучылар  җитештерү өлкәсендә теркәлгән.  Монда 132 кеше эшсез калган. Шулай ук сәүдә өлкәсе дә хезмәткәрләрен эшеннән азат итү буенча беренче урыннарда тора, андагы 111 кеше бүген эшсезләр рәтендә. Татарстан буенча  атнага 1029 кеше эшсез дип танылган һәм эш белән тәэмин итү үзәгенә исәпкә баскан. Аларның 750 се - эштән азат ителгәннәр. 529ы – эш урыннарын үз ихтыярлары белән калдырып киткән. Тагын 53 кешенең эштән китүенә исә оешма бетү яки кыскартылу сәбәп булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International