Яр Чаллыда мөмкинлекләре чикле балалар өчен VI Республикакүләм музыка һәм сәнгать конкурсы башланып китте

2013 елның 13 марты, чәршәмбе
Яр Чаллыда мөмкинлекләре чикле балалар өчен VI Республикакүләм музыка һәм сәнгать конкурсы башлану хакында игълан иттеләр.
Әлеге бәйгенең максаты инвалид балаларның иҗатын арттыру, сәләтләрен ачу, күрсәтүдән гыйбарәт.
Конкурсны оештыручылар әйтүенчә,  бу бәйге республиканың тернәкләндерү үзәкләрендә тәрбияләнүче, дәвалану курслары узучы бик күп балалар өчен үзенә күрә бер маяк кебек. Ул аларның иҗатка карата булган кызыксынуларын арттыра, мөмкинлекләре чикле балалар арасында талантларны барлый, һәр бала өчен уңышка ирешү юлларын ача.
 
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International