Балтач районында Бөек Ватан сугышы ветеранын юбилее белән тәбрикләделәр

2013 елның 12 марты, сишәмбе
Балтач районының Яңгул авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Разия Хәкимовага бу көннәрдә 90 яшь тулды. Ул озак еллар Яңгул урта мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып хезмәт куйган.
РФ Президенты В.В.Путин исеменнән туган көне белән котлау өчен Разия ханым янына Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе В.Зәкиев, социаль яклау бүлеге башлыгы А.Гатиятуллина килделәр.
Әлеге чарада шулай ук Яңгул авылы муниципаль җирлеге башлыгы һәм  урта мәктәп директоры  да катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International