Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитештерүдәге бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә зыян күргән хезмәткәрләр хакындагы мәгълүматларны публикацияләүне дәвам итә. ТР Дәүләт Хезмәт инспекциясенең бүгенге көнгә булган саннарына караганда, 1 нче марттан 7 сенә чаклы республикада 4 бәхетсезлек очрагы теркәлгән.
Бу атнада җитештерүдә булган бәхетсезлекләрнең башы Буа районына барып тоташа. Биредә урнашкан АФ «Тахаръял» ҖЧҖдә эшләүче 52 яшьлек баш инженер 2 март көнне булган юл һәлакәтендә зур зыян күрә.
Тагын бер очрак 3 март көнне Яр Чаллының АВТЭК ҖЧҖдә теркәлгән. Бу предприятиедә эшләүче машина йөртүче Яр Чаллы-Тверь юлында шулай ук һәлакәткә очрый.
Казанда булган бәхетсезлек очрагы исә Шнепп исемендәге Турбокомпрессор заводы ЯАҖдә теркәлгән. Ир-атлар киенү-чишенү залының икенче һәм өченче катлары арасында йөк ташучы баскычтан егылып төшә. Нәтиҗәдә, аның баш сөяге үтәли яралана.
7 мартта ХПП-2 Бөгелмә комбинаты ЯАҖдә эшләүче 42 яшьлек аппаратчы зыян күрә. Туктату төймәсенә баскан чакта, станок хәрәкәткә килә һәм аппаратчының кулы валлар арасындагы киртәгә эләгә.
1 нче марттан алып 7сенә чаклы үлем һәм төркемле бәхетсезлек очраклары теркәлмәгән.
Барлык санап кителгән очраклар буенча тикшерү бара.