Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән
тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Министрлык турында
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык эшчәнлеген тәртипкә салучы документлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Тарих
Министрлык карамагындагы учреждениеләр һәм территориаль органнар
Иҗтимагый совет
Дәүләт программалары
Дәүләт хезмәтләре
2026 елга ачык максатлар һәм бурычлар
Цифрлы трансформацияләү
Эшчәнлек
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Милли проектлар
Эшчәнлек юнәлешләре
Планнар һәм проектлар
Кадрлар сәясәте
Ришвәтчелеккә каршы тору
Конкурслар һәм акциялар
Хезмәт күрсәтү шартларының сыйфатын бәйсез бәяләү
Мәгълүмат-статистика
Файдалы мәгълүмат
Ситуацион үзәк
Инвалидлар, ветераннар һәм пенсионерлар иҗтимагый берләшмәләрен (оешмаларын), социаль эшкуарларны һәм СЮ КБО ярдәм итү
Документлар
Норматив документлар
Җайга салу буенча йогынты ясауны бәяләү
МОНОПОЛИЯГӘ КАРШЫ КОМПЛАЕНС
Террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау
Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләрдән яклау
Методик материаллар
Архив
Матбугат хезмәте
Атналык план
Сайтны алып бару
Яңалыкларга язылу
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре
Законнар
Интернет кабул итү бүлмәсе
Еш бирелә торган сораулар
Мөрәҗәгатьләр тәртибе һәм кабул итү сәгатьләре
Бушлай юридик ярдәм
Кирәкле мәгълүмат
Хезмәт хакы түләүне тоткарлау турында шикаятьләр
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы
Журналистларга “Уңыш формуласын” табарга тәкъдим итәләр
2013 елның 11 марты, дүшәмбе
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы “Уңыш формуласы-2013” конкурсы башлану турында хәбәр итә. Бу конкурс массакүләм мәгълүмат чараларында эшче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштыру темасын иң яхшы яктыртучы журналистларны билгеләүдән гыйбарәт.
Оештыручылар фикеренчә, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен җәлеп иткән әлеге бәйге эшче һәм инженер һөнәрләрен халык арасында популярлаштырырга, оешмаларда эшләү өчен белгечләр җәлеп итәргә ярдәм итәчәк. Шулай ук башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә кадрларның квалификациясен арттыруга да этәргеч ясаячак.
“Уңыш формуласы” конкурсында Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлек алып барган массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнаша ала. Алар автор, авторлар коллективы, газета редакцияләре, радиотапшыру һәм телевидение, интернет басмалар булырга мөмкин. Конкурска тапшыралачак материаллар 2013 елның 1 январеннән алып 1 ноябргә кадәр саналып үткән мәгълүмат тарату органнары аша рус яки татар телләрендә дөнья күргән булырга тиеш. Бәяләүнең төп критерияләре исә эшләрнең иҗтимагый әһәмияте, мәгълүматның үзенчәлекле итеп күрсәтелүе, күтәрелгән проблемаларның актуаль булуыннан гыйбарәт.
Конкурс эшләре 6 номинациядә кабул ителәчәк: “Иң яхшы телевизион программа”, “Иң яхшы радио программасы”, “Иң яхшы матбугат басмасы”, “Иң яхшы интернет-басма”, “Иң яхшы фото”. Карьерасын эшче һөнәреннән башлап җибәреп, республикада зур уңышка ирешкән җитәкчеләр турында иң яхшы материал әзерләүче авторлар “Уңыш баскычы” номинациясе буенча призларга лаек булачаклар. Һәр номинациядә 3 призлы урын каралган.
Конкурста катнашу өчен гариза һәм материаллар министрлыкның массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү бүлегенә кабул ителә. Адресы: Казан шәһәре, Волгоград урамы, 47 йорт, 611 кабинет.
Эшләрне шулай ук барлык таләп ителгән документларны тапшыру шарты белән,
mintrudrt@mail.ru
электрон адресына да җибәрергә мөмкин. Документларның тулы исемлеген, конкурсны үткәрү тәртибе, бурычлар, һәм шартлар хакындагы мәгълүматны министрлыкның рәсми сайтында, “Конкурслар” бүлегендә, яисә
http://mtsz.tatarstan.ru/rus/info.php?id=542105
сылтамасы буенча табарга мөмкин.
Конкурс нәтиҗәләрен чыгару һәм җиңүчеләрне бүләкләү быел ноябрь – декабрь айларына планлаштырылган.
Министрлыкның матбугат хезмәте үзәге
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
май, 2026 ел
«Гаиләлек автобусы» Алабуга шәһәрендә
Алабуга муниципаль районы «Гаиләлек автобусы: традицияләр юлда!» республика проекты маршрутының чираттагы ноктасы булды. Чаралар программасы «Барс» яшьләр үзәге базасында, мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрнең «Астра» реабилитация үзәге белгечләренең актив катнашуы белән узды.
«Балкыш» приютының тәрбияләнүчеләр чын коткаручыларда кунак булды
Нижнекамск районының «Балкыш» балалар һәм үсмерләр өчен социаль приютының өлкән төркем тәрбияләнүчеләре 62 нче янгын сүндерү бүлегенә барды. Тәрбиячеләр сүзләре буенча, бу визит кызыклы экскурсия генә түгел, ә мөһим иминлек дәресе дә булды.
Пионер десантының экологик акциядә катнашуы
Буа өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр Буа муниципаль районы ветераннар Советы белән берлектә элеккеге пионерларның булмавын исбатладылар.
«Изгелек» үзәге реабилитантларын продуктларны онлайн сатып алуга өйрәтәләр
20 майда Яр Чаллы шәһәренең мөмкинлекләре чикле кешеләрне реабилитацияләү «Изгелек» үзәге социаль хезмәтләре алучылары өчен цифр сәламәтлекне үстерүгә юнәлдерелгән чара — «Онлайн-продуктларны ничек сатып алырга» мастер-класы үткәрелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз