«Демография» милли проектының максатчан күрсәткечләренә ирешү буенча чаралар кысаларында Лениногорск муниципаль районында «Исток-Башлангыч» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече күп балалы гаиләләргә түләүләр турында мәгълүмати чара үткәрде. Чара Zoom платформасында, онлайн-конференция форматында узды.
Әңгәмәдә катнашучыларны күп балалы гаиләләр өчен каралган социаль түләүләр төрләре белән таныштырдылар. Сөйләшү барышында белгечләр социаль ташламалар һәм пособиеләр алу шартлары турындагы сорауларга җавап бирделәр.
Чарада 9 кеше катнашты.