ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.
Республика халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрү, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү ведомствоара комиссиясе һәм республиканың социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү комиссиясе карамагындагы хезмәткә түләү, керем һәм халыкның яшәү дәрәҗәсе буенча координация советы катнашында Татарстан предприятияләрендә хезмәт хакы бурычлары кайтарыла. Татарстанның өч предприятиесендә хезмәт хакы буенча бурычлар түләнде.
Шулай итеп, Казан шәһәренең «ПЦ «Град» ҖЧҖ 37 хезмәткәр алдындагы гомуми 757 мең сумлык бурычын түләде.
Түбән Кама муниципаль районының «Айстрой НК» ҖЧҖ, 111,55 мең сум түләп, ике хезмәткәр алдындагы бурычын каплады.
Яшел Үзән муниципаль районының «Овощевод» ҖЧҖ 48 хезмәткәргә 166 мең сум түләде.