Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының 2021 елга өстенлекле максатларын һәм бурычларын формамалаштыру буенча онлайн тавыш бирү башланды

2020 елның 2 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт хакимияте башкарма органнарының максатларын һәм бурычларын халык алдында формалаштыру һәм аларның үтәлешен иҗтимагый контрольдә тоту проектында катнаша.

Исегезгә төшерәбез, 22 октябрьдә Министрлык каршындагы Иҗтимагый совет утырышында экспертлар тарафыннан 2021 елга өстенлекле бурычлар буенча тәкъдимнәр формалаштырылды.

Тәкъдим ителгән 15 максат, алар арасында халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү, аеруча мохтаҗларга ярдәм күрсәтү, лаеклы озын гомер тәэмин итү, инвалидларны тернәкләндерү һәм башка өстенлекле мәсьәләләр, ачык онлайн-тавыш бирүгә чыгарылды. Халык арасында сораштыру 2020 елның 2 ноябреннән 1 декабренә кадәр дәвам итәчәк.

Сайлау өчен ТР Дәүләт хезмәтләре порталында авторизация үтәргә, «Халык сораштырулары» сервисына күчәргә һәм тавыш бирергә кирәк (https://open.tatarstan.ru/polls/). Татарстанлылар министрлыкларның экспертлары формалаштырган максатлар һәм бурычларны гына сайлап калмыйча, үзләренең тәкъдимнәрен дә кертә ала. Иң күп тавыш җыйган максатлар Министрлыкның Иҗтимагый советында каралачак, ул 2021 елга эшнең 5-7 өстенлекле юнәлешен раслаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International