ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры хатын-кыз хезмәткәрләрне Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итте

2013 елның 7 марты, пәнҗешәмбе

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы системасында хезмәт куючы хөрмәтле хатын-кызлар!

Сезне ихлас күңелдән язның иң самими һәм гүзәл бәйрәме - Халыкара хатын-кызлар көне 8 Март белән кайнар котлыйм!

Хатын-кыз – гаҗәеп зат ул. Юкка гына акыл ияләре “Ир бала тәрбияләсәң - ир-ат тәрбиялисең, кыз бала тәрбияләсәң - милләт тәрбиялисең", - дип әйтмәгәннәрдер.  

Җиргә тормыш  яме иңдерүче бу көтеп алынган бәйрәм тагын бер кат хатын-кызларның туар таңнарны сүнмәс нурга күмүче, ир затларын яшәргә һәм яшьнәргә илһамландыручы асыл затлар булуын раслый. Җир тарихы, ил язмышында күпме онытылмас вакыйга бар – аларның һәммәсе дә хатын-кыз җылысы, әнкәйләр догасы белән сугарылгандыр. Кешелекнең иң олы бурычы – тормыш башлангычы булган газиз әнкәйләр, гүзәл ханымнар һәм туташлар алдында.

Бу бәйрәмдә Сезгә ихлас йөрәктән тыныч тормыш, сәламәтлек, игелек һәм муллык телим. Киләчәгегез гөлләрдәй гүзәл, тормышыгыз якты, иңнәрегездәге тормыш йөге җиңелрәк булсын.

Бәйрәм белән!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International