Яр Чаллының «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр «Яшьләр сәламәт яшәү рәвеше өчен» дигән шәһәр акциясендә катнаштылар.
Айлык кысаларында учреждениедә яшьләр арасында уңай тормыш кыйммәтләрен формалаштыруга, наркотик чараларның организмга зарарлы йогынтысын аңлауга юнәлдерелгән чаралар узды.
Балалар наркотикларның зыяны турында лекцияләр тыңладылар, видеороликлар һәм презентацияләр карадылар, түгәрәк өстәл артында проблема турында фикер алыштылар. Социаль приют карамагындагы балалар төрле спорт чараларында катнаштылар һәм педагоглар белән берлектә «Без сәламәт яшәү рәвеше өчен» дигән иҗади эшләр күргәзмәсе әзерләделәр.
Акция нәтиҗәләре буенча тәрбияләнүчеләр сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча ирекле хәрәкәт булдырырга һәм даими рәвештә профилактик чаралар үткәрергә карар кылдылар.