Яңа коронавирус инфекциясе пандемиясе гадәти тормыш рәвешен үзгәртүгә карамастан, Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында төшенкелеккә бирелмәскә һәм көнне мөмкин кадәр нәтиҗәлерәк үткәрергә тырышалар.
Гадәттәгечә, интернат-йортта көн буыннар гимнастикасыннан башланды, аны видеоконференция режимында ZOOM сервисында Полина Анисимова үткәрде. Яшәүчеләр көннең болай башлануына инде күнеккән, шуңа күрә алар һәрвакыт зарядкага яхшы кәеф белән киләләр.
Зарядкадан соң «Лейся, песня» вокал төркеме булачак бәйрәмнәргә репетицияне дәвам итте. Җыр коллективында катнашучылар яңа җырлар өйрәнәләр.
Көннең икенче яртысында рәсем сәнгатен яратучыларны «Старость в радость» Хәйрия фонды оештырган «Картиналар тарихы» онлайн-дәресе сөендерде. Сәнгать белгече Ольга Сазонова рәсем сәнгате жанрлары турында сөйләде һәм күренекле рәссам И. Е. Репинның берничә картинасын күрсәтте.
Чараларга бай көн бик күп уңай тәэсирләр калдырды. Интернат-йортта яшәүчеләр тиздән чираттагы дәрестә очрашырлар дигән өмет белдерделәр.