Шушы көннәрдә Теләченең «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече Л. З. Хөсәенова авыр тормыш хәлендә булган гаилә яши торган Үзәк поселогында консультация көне үткәрде. Консультация барышында ата-аналар белән янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж, сәламәт яшәү рәвеше турында әңгәмә үткәрелде.
Консультацион көннәр социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр белән хезмәттәшлекне күздә тота. Мондый гаиләләрне озата бару авыр тормыш хәлен үзгәртү максатыннан гаиләгә һәм балигъ булмаган балаларга комплекслы ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән.