2020 елның 6 ноябрендә «Бергә – балалар хакына! Партнерлыкның төп программалары» XI Бөтенроссия форумы ачылачак. Иң зур коммуникацион мәйданчык бөтен илдән гаиләгә һәм балаларга ярдәм күрсәтү өлкәсе профессионалларын берләштерәчәк.
Үзенең ун еллык тарихы эчендә форум беренче тапкыр онлайн-форматта, www.fond-detyam.ru электрон ресурсында узачак. Делегацияләр составында инде 2 000нән артык кеше теркәлгән.
Форумны ачу 6 ноябрьдә Мәскәүдә, «Россия сегодня» ХМА мультимедиа матбугат үзәге мәйданчыгында узачак. Шунда ук пленар сессия дә була, ул һәр бала өчен имин балачакны тәэмин итәргә мөмкинлек бирә торган заманча стратегияләргә багышланачак.
Студиядәге әңгәмәдә Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Ольга Баталина һәм хөкүмәт аппаратының башка вәкилләре, Дәүләт Думасы, федераль һәм төбәк хакимият органнары, социаль өлкәнең әйдәп баручы экспертлары катнашачак.
Форумны ачу программасын балалар һәм яшүсмерләр арасында буллингны профилактикалауга багышланган «Сүзләр дә яралый» дигән 8-800-2000-122 балалар ышаныч телефонының яңа мәгълүмати кампаниясен тәкъдим итү дәвам итәчәк. Шулай ук теләүчеләрнең «Балалар инициативалары – киләчәккә юл» онлайн-мәйданчыгында тәкъдим ителәчәк балалар медиапроектлары белән танышу мөмкинлеге булачак.
Форум программасы 6 ноябрьдән 13 ноябрьгә кадәр чаралардан тора. Форумда катнашучылар өчен төрле профессиональ мәйданчыклар булачак: бала өчен гаиләне саклау, балачакның куркынычсызлыгын тәэмин итү, үсеш үзенчәлекләре булган балаларның һәм аларның гаиләләренең тормыш сыйфатын күтәрү.
«Бергә – балалар хакына! Партнерлыкның төп программалары» XI Бөтенроссия форумы 13 ноябрьдә гаилә һәм балачакка ярдәм итүгә юнәлдерелгән иң яхшы социаль практикаларны билгеләү тантанасы белән тәмамланачак. Барлык вакыйгалар турында тулырак мәгълүматны www.fond-detyam.ru сайтының яңалыклар тасмасында белергә мөмкин.