Татарстанда эшсез дип теркәлүчеләр саны тагын да артты
2013 елның 6 марты, чәршәмбе
Статистик мәгълүматлар нәтиҗәсенә караганда, 6 мартка республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 24351 кеше теркәлгән. Бу сан узган атнага караганда 102 кешегә артыграк.
Хисап атнасы барышында исә 1051 кеше эшсез дип танылган. Эшләреннән азат ителүчеләрнең 526сы хезмәт вазыйфаларын үз теләкләре белән калдырып киткән. 35 кеше исә оешма таралу яки штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.
Шуны әйтергә кирәк, тулаем алганда эшсезләр саны алай зур түгел – 2 миллион 50 меңнән артык икътисади яктан актив халыкка 24 меңнән артыграк эшсез катлам туры килә.