Татарстанда өч предприятие хезмәт хакы буенча бурычларын түләде

2020 елның 26 октябре, дүшәмбе

ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.

Республика халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрү, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү ведомствоара комиссиясе һәм республиканың социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү комиссиясе карамагындагы хезмәткә түләү, керем һәм халыкның яшәү дәрәҗәсе буенча координация советы катнашында Татарстан предприятияләрендә хезмәт хакы бурычлары кайтарыла. Татарстанда өч предприятиедә хезмәт хакы буенча бурычлар түләнде.

Шулай итеп, Яр Чаллы шәһәренең «Веста» урта гомуми белем бирү мәктәбе» шәхси мәгариф учреждениесе 15 хезмәткәр алдындагы гомуми 119 мең сумлык бурычын түләде.

Ютазы районы «Стройбетон» ҖЧҖ 5 хезмәткәргә 154 мең сум түләде.

Зәй районы «Никлипс» сәүдә йорты» ҖЧҖ 8 хезмәткәргә 123 мең сум түләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International