Кукмара укучылары туган як тарихы турында белемнәрен ныгыттылар

2020 елның 26 октябре, дүшәмбе

Шушы көннәрдә Кукмараның «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге социаль педагогы Гөлия Мифтахова балигъ булмаган балалар белән «Минем Татарстан» дип исемләнгән дәрес үткәрде.

Мондый чараларның максаты – танып-белү кызыксынуын үстерү һәм патриотик хисләр тәрбияләү.

Чара барышында балалар Татарстанның тарихына мавыктыргыч сәяхәт ясадылар, республика белән бәйле тарихи фактларны искә төшерделәр. Психолог бүлек карамагындагыларны дәүләт символлары, республиканың истәлекле урыннары һәм танылган кешеләрнең биографияләре белән таныштырды. Балалар белгечнең хикәясен кызыксынып тыңладылар һәм туган як табигатенә, мәдәниятенә һәм тарихына багышланган викторина сорауларына җавап бирделәр.

Дәрес ахырында катнашучылар «Пластилинография» техникасында Татарстан флагын ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International