«Шатлык» социаль приютында тәрбияләнүчеләр көзге тамаша оештырдылар

2020 елның 26 октябре, дүшәмбе

Питрәчнең «Шатлык» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында кече төркем тәрбияләнүчеләре «Көзге кәрҗин» тамашасында катнаштылар.

Балаларга кунакка урман тылсымчысы белән аның ярдәмчесе Көз кызы килде. Алар балаларны әкият урманына кунакка чакырдылар һәм табигать матур төсләр белән чуарланган ел фасылы турында сөйләделәр. Балалар кошлар һәм җәнлекләр турында табышмаклар чиштеләр, биеделәр, тизлектә һәм җитезлектә ярыштылар.

Чара бәйрәм атмосферасында узды. Тәрбияләнүчеләр үткәрелгән чарадан канәгать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International