Зәйдә социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр

2020 елның 26 октябре, дүшәмбе

22 октябрьдә «Энергетик» мәдәният сараенда Татарстан Республикасында «ЛУКОЙЛ» ГАҖнең XI социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Зәйнең берьюлы берничә оешмасы җиңүче булды, алар арасында «СтопКоронавирус» проекты белән «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге дә бар.

2021 ел башында «Шатлык» комплекслы үзәгендә грант акчасына галокамера җиһазландырылачак, анда өлкән яшьтәге кешеләр, инвалидлар, мөмкинлекләре чикләнгән балалар, социаль хезмәт алучылар түләүсез йөри ала. Бу социаль хезмәт алучыларның иммунитетын ныгытырга мөмкинлек бирәчәк һәм коронавирус инфекциясен һәм сулыш юлларының башка вируслы авыруларын профилактикалауга ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International