Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы Иҗтимагый совет утырышы узды.
Чара барышында 2020 елга халык алдында формалаштырылган максатлар күрсәткечләренә үзгәрешләр кертү буенча тәкъдимнәр каралды. Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе таралу аркасында үзгәрә торган социаль-икътисади вәзгыятькә бәйле рәвештә, эшсезлекнең үсүенә юл куймауга, икътисад үсеше өчен кадрлар әзерләү һәм кадрларның һөнәри белем дәрәҗәсен саклап калуга бәйле халык алдында формалаштырылган 3 максат күрсәткечләренә төзәтмәләр кертелде.
Утырышта катнашучылар 2021 елга ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының максатлары исемлеген формалаштыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Максатлар хезмәт мөнәсәбәтләре, халыкны эш белән тәэмин итү, социаль хезмәт күрсәтү һәм халыкны социаль яклау мәсьәләләрен колачлый. Халык арасында сораштыру ачык онлайн-тавыш бирү формасында узачак, ул ай дәвамында оештырылыр дип көтелә.
Утырышта Министрлык җитәкчелеге, ТР Президенты Аппараты, ТР Иҗтимагый палатасы вәкилләре, Иҗтимагый совет әгъзалары һәм экспертлар катнашты. Чара видеоконференция форматында Zoom платформасында узды.