Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты үз-үзеңне изоляцияләү режимына күчкән

2020 елның 22 октябре, пәнҗешәмбе

Коронавирус йогышы таралуны кисәтү максатыннан Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты 19 октябрьдән үз-үзеңне изоляцияләү режимына күчте. Үз-үзеңне изоляцияләү режимы бер ай дәвам итәр дип көтелә. Учреждениенең 20 хезмәткәре интернат-йорт карамагындагылар белән бергә учреждениедә яши. Учреждениенең тотрыклы эшләвен тәэмин итү өчен җирле үзидарә органнары тарафыннан продуктларны, шул исәптән сөт продукциясен һәм икмәк-күмәч әйберләрен контактсыз китерү мәсьәләләре эшләнде.

Коронавирус пандемиясенең яңа дулкыны чорында өлкән яшьтәге кешеләр, хроник авырулар белән интексә, аеруча саккланырга тиеш.

«Коронавирус йогышының яңа дулкыны таралуга бәйле килеп туган хәл гадәти тормыш рәвешен үзгәртте, әмма ул безне берләштерде һәм алдан уйлап эшләргә өйрәтте», – дип билгеләде интернат-йорт директоры Рәзинә Хисаметдинова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International