Аутик балалар белән эшләүдә интерактив технологияләр

2020 елның 22 октябре, пәнҗешәмбе

20нче октябрь көнне «Яңгыр балалары» социаль проекты кысаларында Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы Марина Гатина аутистик тайпылышлы балалар һәм аларның ата-аналары белән дәрес үткәрде.

Дәрес сенсор бүлмәсендә «Аутизм» җыелмасын кулланып узды. Әлеге чараның максаты булып аутик балаларга хас булган сенсор һәм эмоциональ дискомфортны йомшарту, мөстәкыйль уен барышын оештыру булды.

Балалар бик теләп атынгыч атта атландылар, музыкаль өстәл, төрле тавышлы интерактив уенчыклар белән уйнадылар. Ләкин аерым игътибарны киеренкелекне бетерү һәм кан әйләнешен торгызу өчен идарә итү пультындагы массажер-матрас җәлеп итте.

Әлеге чарада 2 гаилә катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International