«Кайгырту» үзәге белгечләре балалар өчен уен дәресен оештырдылар

2020 елның 21 октябре, чәршәмбе

16 октябрь көнне Әлмәт районы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре балалар өчен «Әйдәгез, тату яшик!» уен дәресен уздырды. Чараның максаты – кешеләр арасында дуслык һәм дустанә мөнәсәбәтләр турында күзаллауны формалаштыру, коммуникатив осталыкны һәм күнекмәләрне үстерү иде.

Дәрес барышында куелган максатларга һәм бурычларга ирешергә ярдәм иткән төрле уеннар һәм күнегүләр кулланылды. Балалар бик теләп уйнадылар, төрле биремнәрне үтәделәр һәм уртак эшчәнлек белән мавыктылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International