«Өлкән буын» федераль проекты кысаларында «Изгелек» тернәкләндерү үзәгендә мастер-класс уздырылды

2020 елның 21 октябре, чәршәмбе

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә карвинг буенча мастер-класс узды. «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында социаль хезмәт алучылар өчен социаль эш буенча белгеч Мәдинә Хәҗәрова чара үткәрде.

Карвинг – ул яшелчә һәм җиләк-җимешне кисү сәнгате. Башта белгеч чарада катнашучыларга әзер эшләнмәләрне күрсәтте, ә аннары өлкән яшьтәге кешеләр үзләре бәйрәм өстәле өчен бизәү әйберләре ясадылар. Мастер-класста катнашучылар, куркынычсызлык техникасын үтәп, бәрәңге, кишер, чөгендер бизәкләрен кистеләр.

Әлеге чарада барлыгы дүрт кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International