Югары Ослан районының социаль хезмәткәрләре «Демография» милли проекты кысаларында күнекмәләр камилләштерәләр

2020 елның 21 октябре, чәршәмбе

«Демография» милли проектын тормышка ашыру кысаларында Югары Ослан районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге карамагындагы Тернәкләндерү һәм карау мәктәбендә социаль хезмәткәрләр катнашында төркемле гамәли дәрес узды.

Мәктәп тыңлаучыларын ятып торучы авыруларны карауны оештыру, шәхси гигиена шартларында авыручыларга ярдәм күрсәтү кагыйдәләре, шулай ук ятучы авыруларны түшәк чикләрендә күчерү ысуллары һәм техник тернәкләндерү чараларын куллану кагыйдәләре белән таныштырдылар.

«Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» технологиясе кысаларында алынган белем һәм күнекмәләр аз хәрәкәтләнүче гражданнарның туганнарына үз карамагындагыларга тулы һәм лаеклы тормыш өчен шартлар тудырырга мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International