«Өмет» приютында тәрбияләнүчеләр яшь корреспондент түгәрәгендә шөгыльләнә

2020 елның 21 октябре, чәршәмбе

Мамадыш районының «Өмет» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында яшь корреспондент түгәрәге эшли, анда балалар коммуникатив күнекмәләрен һәм парларда эшли белүләрен үстерә.

Чираттагы «Көзге урман янында әңгәмә» дәресендә приютта тәрбияләнүчеләр иҗади сөйләүгә өйрәнделәр. Моның өчен алар тәрбияче Д.М. Фатыйхова белән бергә көзге бакчага сәяхәткә чыктылар. Балаларга көзге урманда яшәүчеләрдән интервью алырга туры килде: парда катнашучыларның берсе – журналист, ә икенчесе – интервью бирүче иде. Аннары балалар үзләренең хикәяләре белән уртаклаштылар. Шулай итеп, уен формасында, тәрбияләнүчеләр «интервью» төшенчәсе белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International