Балачак унъеллыгы чаралары кысаларында Казан шәһәре Совет районында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре «Светлячок» гаилә ярдәме үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасы белән берлектә «Иң яхшы көн!» дигән девиз белән волонтерлык акцияләрен уздыруны дәвам итәләр. Әлеге чараларда социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрдәге балигъ булмаган балалар катнаша.
Шулай итеп, октябрь аенда туган көннәрен билгеләп үтүчеләр өчен бәйрәм «Форсаж» картинг үзәгендә узды. Картингларга керү – ул машина йөртү күнекмәләрен алу, тәҗрибәле инструкторлар белән юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен кабатлау өчен менә дигән мөмкинлек.
Чара «Иң яхшы көн!» интерактив прогаммасы белән дәвам итте. Ул балаларга яхшы кәеф бүләк итеп кенә калмыйча, тату һәм бердәм булырга да өйрәтте.