22 октябрьдә 13.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы Иҗтимагый советның чираттагы утырышы була.
Чара кысаларында 2020 елга халык алдында формалаштырылган максатлар күрсәткечләренә үзгәрешләр кертү буенча Министрлык тәкъдимнәрен карау оештырылачак. ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының 2021 елга максатлар исемлеген формалаштыру мәсьәләсе дә каралачак.
Утырыш видеоконференция форматында Zoom платформасында узачак. Чарада Министрлык җитәкчелеге, ТР Президенты Аппараты, ТР Иҗтимагый палатасы вәкилләре, Иҗтимагый совет әгъзалары һәм экспертлар катнашуы планлаштырыла.