Республиканың моношәһәрләрендә эшсезләр саны кимү күзәтелә

2020 елның 21 октябре, чәршәмбе

Соңгы мәгълүматларга караганда, Яр Чаллыда рәсми рәвештә теркәлгән 9 877 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 538 кешегә кимрәк.

Шулай ук бу атнада Алабуга, Яшел Үзән, Менделеевск, Түбән Кама, Кама Аланы һәм Чистайда эшсезләр саны кимеде, анда 2020 елның 20 октябренә халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 1 738, 2 237, 210, 3 999, 503 һәм 1 020 эшсез кеше исәптә тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International