«Шатлык» үзәгендә балалар белән рәхимсез мөгамәләне кисәтү буенча программаны тормышка ашыру башланды

2020 елның 20 октябре, сишәмбе

20нче октябрь көнне Зәйнең «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы һәм социаль педагогы балаларга һәм балигъ булмаганнарга карата мәрхәмәтсез мөгамәләне һәм көч куллануны кисәтү буенча ведомствоара программа кысаларында беренче таныштыру дәресе үткәрделәр.

Программаның максаты һәм бурычлары:

- кешеләр арасында җылы эмоциональ мөнәсәбәтләрнең кыйммәтен аңлауда ярдәм итү;

- «үз» һәм «чит» кешеләргә карата мөнәсәбәтләр арасындагы аерманы аңлауда ярдәм итү;

- башкаларга карата толерант мөнәсәбәтне үстерү.

Программа кысаларында белгечләр балигъ булмаганнарны булинг кебек күренеш, «шәхси чикләр», «эмпатия», «борчылу» төшенчәләре белән таныштырачаклар, шулай ук балаларны вакытында юк дип әйтә белергә өйрәтәчәкләр.

«Еш кына кирәкле вакытта баш тарту белмәү балалар өчен уңайсызлыклар тудыра, ә кайчагында җитди нәтиҗәләргә китерә, шуңа күрә баланы баш тартырга һәм юк дип әйтә белергә өйрәтергә кирәк, чөнки бу аның иминлегенә кагыла», – дип уртаклашты «Шатлык» үзәге белгечләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International