Минзәлә интернат-йортында яшәүчеләр пешекчеләрне бәйрәм ризыгы белән сыйладылар

2020 елның 20 октябре, сишәмбе

Ел саен 20 октябрьдә Халыкара пешекчеләр көне билгеләп үтелә. Шушы көн уңаеннан бүген Минзәлә картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында аш-су мәктәбенең бәйрәм чарасы узды.

Бу юлы интернат-йортта яшәүчеләр бәйрәм бутербродлары әзерләделәр һәм интернат-йортның пешекчеләрен, кухня хезмәткәрләрен сыйладылар. Социаль хезмәт алучылар өлкәннәрне көн дә тәмле һәм файдалы ризыклар белән сөендерүче пешекчеләргә рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International